Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә волонтерлар гуманитар ярдәм әзерли

Махсус хәрби операция әле дә дәвам итә.

Шуңа күрә дә илебез иминлеге сагында торучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озату эшенең бер генә көнгә дә тукталып торганы юк. 

Волонтерлар һәм активистлар халыктан кирәк-яракларны җыялар, туплыйлар, илтеп тапшыралар. Бүген егетләребез өчен иң кирәк әйбер – маскировка челтәрләре һәм киемнәре. Районыбызда маскировка челтәрләрен үрү эше шәһәрдә дә, авылларда да җайга салынган. Бүгенге көндә авыл клубларында, мәдәният йортларында эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка калкан кебек, пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләребезнең гомерләрен саклап кала. Июнь аенда гына да әлмәтлеләр тырышлыгы белән 1232 нче һәм 430 нчы полк, 139 нчы һәм «Алга» батальоны һәм 21 нче бригада хәрбиләре өчен шактый гына күләмдә гуманитар йөк тупланды. Гадәттәгечә посылкаларны халыктан З.Космодемьянская 3 нче йорт адресы буенча урнашкан ДОСААФ автомәктәбенең 5 нче складында кабул итеп алдылар. Әлеге игелекле эшне «Десантчылар берлеге» оештырды. 

Шулай, маскировка челтәрләре үрү өчен берәүләр чимал белән ярдәм итсә, икенчеләр тукымасын, җебен сатып алу өчен акча күчерә. Волонтерлар рәтенә кушылып эшләүчеләр дә байтак. Җәйге чор күпләр өчен отпуск, дача һәм бакчада эшләү чоры. Шуңа да карамастан волонтерлар солдатларыбызга ярдәм әзерләп җибәрүгә вакытларын кызганмый. Әле күптән түгел генә Миңлебай һәм Югары Акташ фидакарьләренең тырышлыгы белән тагын 6 маскировка челтәре үрелеп, ике маскировка костюмы тегеп тапшырылды. Әлеге кирәк-яраклар 41 нче армиянең 35 нче танк батальоны егетләре өчен дип әзерләнде. 15 июнь көнне чираттагы гумконвой 430 нчы полкка юл алды. Бүгенге көндә кыр госпиталендә дәваланучы солдатларга антибиотиклар, антисептиклар, авыртуны баса торган дарулар сатып алу өчен акча җыю дәвам итә, әлеге изге эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Илебез язмышына битараф булмаган әлмәтлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Фидакарьләргә бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса