Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында игезәкләр туды

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларын һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.

Илгиз һәм Динара Мостафиннар гаиләсе артты. 2024 елның 15 апрелендә аларның «король игезәкләре»туа.

Аларның гаиләсендә Милана, Ралина, Ильвина исемле кызлары үсә. Илгиз белән Динара малай теләгәннәр, шуңа күрә өч кызда тукталмаска карар иткәннәр. Яңа туган сабыйларга Әмир һәм Әминә дип исем кушалар.

 Әмир һәм Әминә 2024 елда Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә теркәлгән өченче игезәк булдылар.

1 майда Гатауллиннар Илнар һәм Татьяна гаиләсендә ике уллары туа. Бу аларның гаиләсендә беренче һәм икенче бала.  2024 елда Әлмәт районында теркәлгән икенче игезәкләр.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларын һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса