Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кадерле газета укучыларыбыз!

Хөрмәтле җитәкчеләр! Вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Газетаны өйгә яздырып уку - ул аны яшәтү, үзең дә милләт, райондашлар, якташлар белән бер сулышта булу дигән сүз.

Заман үзгәрде. Интернет заманында социаль челтәрләр булганда газетаны укучыларыбызга җиткерү көннән-көн кыенлаша бара. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә генә түгел, шәһәрдә дә почта хезмәткәрләре юк дә-рәҗәсендә. Тормыш бит ул гел көтелмәгән хәлләрдән тора, кайчакта яңалыклар да без көткәнчә генә килеп чыкмый. Яңалыклар кертмичә генә үсеш тә, үзгәреш тә булалмый.

Шуңа да без телебезне, газетабызны саклап калу, аны яшәтү өчен җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Атнага бер тапкыр - җомга көнне чыгучы «Әлмәт таңнары» газетасын укучыларга җиткерүдә авыл җирлеге башлыкларының ярдәм итү мөмкинлеге бар. 

Хөрмәтле авыл җирлеге башлыклары! 
Сез һәр дүшәмбе шәһәр хакимиятенә киңәшмәгә киләсез. Альтернатив рәвеш-тә язылган авылдашларыгыз өчен әзерләп куелган газеталарны алып кайту сезнең өчен артык авырлык тудырмас иде. 

Шулай итеп, газета алырга килгән авылдашларыгызның хәлен белү, гозерләрен тыңлау булачак сайлау-ларга җирлек әзерләү өчен дә мөмкинлек бирә. Ә бит газета битләрендә һәрдаим сезнең авылыгыз, авылыгызның 
күркәм кешеләре, игелекле гамәлләре турында  язып торабыз. Авылларыбыз яшәсен, телебез сак-лансын дисәк, бергәләп максатчан эш алып барырга, актив хәрәкәт итәргә кирәк. 

Әгәр сез дә газетабызның сакланып калуын, яшәвен, укучыларга барып ирешүен теләсәгез, безнең гозеребезгә колак салырсыз дигән өметтә калабыз. 

Киләсе ярты елга почта бүлекләреннән тыш, безнең хезмәткәрләр ярдәме белән яздыру мөмкинлеге дә бар. Газетага 1 айдан 6 айга кадәр вакытка язылырга мөмкин. Болай эшләгәндә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр китапханә яки мәдәният йортларыннан, шәһәр халкы редакциядән һәм рекламада күрсәтелгән урыннардан барып алырга мөмкин.

едакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету, бизәлешен яхшырту өстендә эшли. Газета битләрендә нинди теманы яктырткан язмаларны күрәсегез килсә, хат язып салыгыз, шалтыратыгыз, килеп чыгыгыз! «Әлмәт таңнары»н даими укуыгыз, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерүегез, район тормышына битараф булмавыгыз безнең эшебездә зур терәк, этәргеч булып тора.

«Әлмәт таңнары» тагын да кызыклы, мавыктыргыч булачак. Күрше-күлән, туган-тумачага да әйтегез, белми калмасыннар.

Озак еллардан бирле шатлык-сөенечләрегезне, кайгы-көенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләсе елларны да «Әлмәт таңнары» белән бергә каршыларга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса