Әлмәттә уен мәйданчыгында башы кысылып калган баланы коткардылар
Инцидент уен мәйданчыгында булды.
Әлмәттә коткаручылар уен мәйданчыгында башы кысылган 3 яшьлек кызга ярдәм иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Төзүчеләр проспектында кыз уен йортының тимер таяклары арасында башын тыгып, кысылып кала.
Һәлакәт урынына килгән коткаручылар, авария-коткару коралын кулланып, таякларны бөгеп, баланың башын азат итәләр, шуннан соң кызны табибларга тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа