21 ноябрь көнне Россиядә рәсми булмаган, ләкин киң танылган бәйрәм - хисапчылар көне билгеләп үтелә. Бу көн оешмаларда финанс операцияләрен исәпкә алу, анализлау һәм контрольдә тоту белән шөгыльләнүче барлык белгечләргә багышлана.
Хисапчылар предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итүдә мөһим роль уйныйлар. Алар салым законнарының үтәлешен күзәтәләр, хисап әзерлиләр, акча хәрәкәтен контрольдә тоталар һәм аудит үткәрәләр.
2026 елда хисапчылар көне шимбәгә туры килә. Бу һөнәргә катнашы булган барлык кешеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм икътисад үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.👏👏👏