Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт муниципаль районында 700 нче парның никахы теркәлде

Никахлашуны теркәү-гаилә тормышына керүче яшь парның тормышында тантаналы һәм истәлекле мизгел.

19 августта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә 700 нче  парның никахлашуын дәүләт теркәве үткәрелде.

Хәйрисламов Айрат Фәнис улы һәм Әдилә Фәрид кызы өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар 2023 елда Әлмәт муниципаль районында 700 нче пар булдылар.

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре тантаналы теркәлү үткәрделәр һәм яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешкәннәргә гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләрнең үтәлүен һәм һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулуын теләделәр. Яңа өйләнешкәннәргә дәүләт документы никахлашу турында таныклык тапшырылды.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса