14 июльдә Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә 11 игезәкләрнең тууы теркәлгән.
Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык Руслан Ришат улы һәм Алия Нәфис кызы Мандаровлар гаиләсенә килә. 7 июльдә аларның игезәкләре туа. Игезәкләр тугач, гаилә күп балалы була. Бу аларның гаиләсендә икенче һәм өченче бала. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Ясминә һәм Бәхтияр дигән матур исемнәр кушканнар. Аларны өйдә аплары Мәликә көтә.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын-бала туу турында таныклыкларны тапшырдылар.
Фото: ЗАГС