Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бүген Әлмәтнең Төзүчеләр проспектында күңелсез вакыйга булды

Бүгенге чәршәмбе иртәсе Төзүчеләр проспектында яшәүчеләрнең кайберләре өчен күңелсез хәбәр белән башланып китте.

Сигезенче яртылар тирәсендә 19 нчы йорт һәм аның янәшәсендәге йортларда яшәүчеләр дөбер-шатыр килгән шомлы тавышны ишетеп сискәнеп киттеләр хәттә. Нәрсә уйларга да белмәгән кешеләр тәрәзәгә килеп капланды. Бактың исә  19 нчы йорт янында урнашкан бер ишегалдында җиңел машиналар өстенә агачның бер ботагы сынып  ауган булып чыкты. Шунысын да искәртми мөмкин түгел, бу урамда мондый күңелсез хәл инде икенче тапкыр кабатлана. Тик элеккеге очракта бер генә машина зыян күргән булса, монда зыян күрүче автомобильләр өчәү. 

Үзенең машинасына агач ботагы сынып төшкәнен күреп урамга йөгереп чыккан автомобиль хуҗасы белән сөйләшеп тә алырга туры килде. 

«Әлегә күпме зыян килгәнен белеп булмый. Күрер күзгә ботаклар алай юан түгел, артык нык зыян килгәндер, дип уйламыйм», - диде ул машинасын телефонга төшерә-төшерә. 

Бу уңайдан шәһәребездә яшәүчеләрне машиналарын йорт тирәсенә парковкага куйганда, агач астына урнаштырмаска киңәш итәбез. Агачларның күбесе картайган, җимереләм дип тора. Әлегә хәлгә идарәче компанияләр, экология һәм төзекләндерү департаменты да игътибар итсен һәм тиешле чараларын күрсен иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса