Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

КФУ белгече рубль курсы төшүнең азык-төлек бәясенә тәэсирен аңлатты

Рубль курсы төшү читтән, шул исәптән якын чит илләрдән кергән азык-төлекнең бәяләренә йогынты ясаячак.

Бу фикерне КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох әйтте.

Эксперт фаразлары буенча, бәяләр арту сезонлы факторларга да бәйле булачак. Шулай ук рубль курсы үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек бәясендә дә чагылыш табачак.

«Күп кенә азык-төлек продуктларын җитештерү өчен чит илдән кертелгән чимал – орлыклар, җиһазлар, техника кулланыла. Әгәр рубль курсы 10 процентка арзанайса, җитештерелә торган продукция кимендә 3-7 процентка кыйммәтләнә», – диде Кох.

Ул бәяләрнең кискен артуын берничә ай эчендә көтәргә кирәклеген аңлатты.

Азык-төлек бәясенең ахыргы динамикасы товарларга һәм җитештерүчеләргә бәйле булачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса