Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт күчтәнәче, син кайда?/Әлмәт сувениры, син нинди?

Сез кунакка барганда «Әлмәт күчтәнәче», «Әлмәт сувениры» дип нәрсә алып барасыз, җәмәгать? Җайсызрак сорау, шулай бит.

Сүз дә юк, кемдер, беткәнмени күчтәнәчкә әйбер, дияр. Юк, бетмәгән, тик минем «менә, безнең Әлмәтнеке» дигәнне бүләк итәсем килә иде. Ә андыйны таба алмыйм. Әлмәтнең йөзен, үзен ача торган бүләк. Ә килгән кунаклар? Әлмәттә булдык дип, истәлеккә нинди сувенир, якыннарын авыз иттерергә нинди күчтәнәч алып китәләр? Кара алтын башкаласы булган шәһәрдә, велосипед юллары белән Европага тиңләшкән муниципаль районда бу мәсьәләне генә хәл итеп буладыр кебек.

Азнакайлылар Актүбәдә балчыктан ясалган милли уенчыклары белән мактана ала. Бүләк итәләр, кунакка алып баралар. Мөслимлеләр күптәннән «Мөслим күчтәнәче» белән сөендерәләр. Хәзер инде шуңа өстәп Мөслим казлары. Бизәлеше, формасы, сатып алучыларга тәкъдим ителеше, товарларының чын йөзе бар. Хәтта әллә ни даны белән шауламаган Кама Тамагы да ниндидер тәмләткечләр кушылган сырлар җитештерә, Кама Тамагыныкы дигән язуы да акаеп, әллә кайдан күренеп тора.

Сүз дә юк, безнең шәһәр искиткеч матур, бөтен мөмкинлекләр бар. Ә карый башласаң? Тавык - Чаллыдан, сөт - Кошкидан, ипи - Бөгелмәдән... Бер ике еллап элек, «Безнең Әлмәттә әллә ипи пешермиләрме, «Әлмәт икмәк заводы» бармы, эшлиме соң?» дигәч, «Ник, Әлмәттә ипи юкмы? Син ипигә тилмерәсеңме?» диделәр. Юк, тилмермим, Аллага шөкер. Хәзер ике йортның берсендә «Пекарня» да «Жар-свежар». Тик безнеке дигән нидер булырга тиеш бит инде. Әйе, безнеке бар бит, дияр кемдер. Бәхәсләшмим. Элеккеге дияргәме, хәзерге дисәң дөрестерме, «Әлмәт сөт заводы»ның кибетенә кердем. И-и-и, анда ни генә юк. Сыр да бар, сөт тә бар, каймак та. Хәтта ипи дә, бавырсак та, төрле бәлешләр дә.

Заманында «Чупай ипие», «Кәшер ипие» дигән төшенчәләр бар иде. Аның тәмен бөтен район белә иде. Ник соң бүген шәһәребезгә килгән кунаклар күчтәнәчкә «Әлмәт ипие»н алып китәр дәрәҗәгә җитә алмыйбыз. Ник «Әлмәтнең сөт продуктлары бик сыйфатлы» дип бер-берсенә хәбәр салырлык итмәскә. Белүебезчә, анда да тик ятмыйлар, эшлиләр, җитештерәләр, тик ул продукцияләр ниндидер бер билгеле нокталарда гына яисә ерактарак сатыла.

Үзебезнеке булсын иде. Шактый зур масштабта «күршеләр»гә ышанып ярык тагарак алдында калдык бит инде. Шәһәрдә велосипед юллары булу әйбәт инде ул. Тик аны бүләк итеп тә, күчтәнәч итеп тә биреп булмый. Бәлки укучыларыбызның да фикерләре бардыр бу уңайдан? Сез ничек уйлыйсыз? Бу безнеке дип горурланырлык нинди сувенир, нинди күчтәнәч эшли алыр иде безнең «кара алтын» башкаласы?

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса