Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бу елның 400 нче пары өйләнеште

23 июньдә 12 пар язылышты.

 23 июньдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә 400 нче парның никахлашуы теркәлде.

 Хәбибуллин Ренат һәм Вәлиева Илзира өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: матур датада «23.06.2023 ел» алар 2023 елда Әлмәт муниципаль районында 400 нче пар булды. 

ЗАГС  хезмәткәрләре тантаналы теркәлү үткәрделәр һәм яшь парларны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешкәннәргә гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләрнең үтәлүен һәм һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулуын теләделәр. Яңа өйләнешкәннәргә дәүләт документы никахлашу турында таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса