Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россия халкының хезмәт хакы бер ел эчендә 9 процентка арткан

Апрель аенда россиялеләрнең медиана хезмәт хакы 47 392 сум (НДФЛ түләгәнгә кадәрге сумма) тәшкил иткән.

Бу узган елның апреленә караганда 9,3 процентка артыграк, диелә «Сбериндекс» үткәргән тикшеренүдә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы барыннан да күбрәк (17,7 процентка) арткан.

Билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә иң югары хезмәт хакын файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр (уртача 80,9 мең), финанс һәм иминият тармагы хезмәткәрләре (67,8 мең), IT һәм элемтә белгечләре (65,7 мең) ала. Спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы – иң түбәне (37,8 мең).

Төбәкләрдә исә иң югары хезмәт хакы - Чукот автономияле округында (97,3 мең), Ямал-Ненец автономияле округында (81,1 мең) һәм Мәскәүдә (81 мең). Ингушетия (29,5 мең), Карачай-Черкас (33,2 мең) һәм Кабарда-Балкар (33,3 мең) республикаларында яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы ала.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса