Майда Әлмәт шәһәрендә 130 бала туган.
Аларның 77се ир бала һәм 53е кыз бала. Бу айда иң җиңел баланың авырлыгы 1732 гр тәшкил итә, ә иң зуры 4720 гр.булган. Иң яшь әнигә - 18, иң өлкәненә - 44 яшь, иң яшь әтигә - 21, ә иң өлкәненә 45 яшь. Әмир, Арыслан, Мирон, София, Ясмина, Ева, Марк кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре - Евангелина, Зәкия, Афина, Соня, Милия, Лука, Мир, Айзель. .