Әлмәттә югалган ир-атны эзләү дәвам итә
Эзләү эшләре барышында Әлмәт районының Березовка бистәсендәге буа ярында аның аяк киеме һәм баш киеме табылган.
Татарстан Республикасының Әлмәт районында коткаручылар 1985 елда туган, 28 майда югалган ир-атны эзләү эшләрен дәвам итә.
Эзләү эшләре барышында Әлмәт районының Березовка бистәсендә буа ярында аның аяк киеме һәм башлыгы табылган.
29 майда коткаручылар 6200 кв. м акваторияне тикшергәннәр.
Хәзерге вакытта ир-атны эзләү дәвам итә.
Фото: гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа