Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшен һәм көчле җил вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе һава шартлары начарланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте.

Көчле җил булганда биналардан чыгарга ярамый, эчтә калырга кирәк.

Урамда булганда ышык урын табарга кирәк. Агачлар астында качып торырга ярамый, чөнки көчле җил һәм боз ботакларны сындырырга һәм шуның аркасында яраланырга, имгәнергә мөмкин.

Көчле җил булганда электр линияләре, агачлар, щитлар, витриналар һәм йорт кәрнизләре янында да торырга ярамый.

Әгәр яшен вакытында ачык урында буласыз икән җиргә, мөмкинлек булганда уйсу урынга ятарга кирәк. Яныгызда елга, күл яки буа булмасын, чөнки су яхшы үткәргеч, яшен судан 100 метр радиуста суга ала.

Машина йөртүчеләргә дә ерак юлга чыгуны кичектереп торырга һәм торак пункт чикләреннән чыкмаска кирәк. Әгәр юлда вакытта яшен яшьни башласа куркынычсыз тизлектә барырга, игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса