Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Цехның бәйләүче звеносы

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә үз эшләренә тугры булган кешеләр хезмәт куя. Светлана Кандалинцева шундыйларның берсе.

17 яшьлек үсмер кызны идарәгә ике туган апасы алып килә. Светлана хезмәт юлын ярдәмче эшче булып башлап җибәрә, аннан соң бораулау кадрлары мәктәбендә укый һәм 1991 елның маеннан сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасында (ООУ) оператор вазифасын башкара. Шул вакыттан алып 32 ел узып та киткән.

Аның тормышында күп үзгәрешләр була, әмма нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехындагы эше үзенә күрә бер тотрыклылык утравы булып кала бирә.

 

Эш-мәшәкатьләр

 

– ООУ операторы булу – димәк, игьтибарлы, башкаручан, җаваплы булу һәм үз эшеңне ярату, - ди Светлана. – Без промыселлардан чи нефть алабыз, аны әзерлибез һәм ЕНПЗ һәм ЦПСНга тапшырабыз. Нефтьне әзерләү өчен аны хлорлы тозлардан һәм механик катнашмалардан чистартабыз.

 

Светлана Николаевнаның вазифалары арасыннан технологик процессны алып бару һәм аңа контроль, җайланма эшенә төзәтмәләр кертү, җиһазларга агымдагы ремонт һәм башкаларны да билгеләп үтәргә була. Бер төрле булып тоелган хезмәтенең һәрбер эш көне үзенчә кызыклы.

 

– Авырлыклар һәрвакыт була, бары тик аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Шуңа да карамастан, эшем миңа бик ошый. Тупланган зур тәҗрибә һәм белем нәтиҗәсендә беренче карашка  катлаулы тоелган сорауларга да җавап табарга була. Ә инде мәсьәлә хәл ителгәч, бик рәхәт булып китә, чөнки хезмәтебез нәтиҗәсе шунда ук күренә, - дип сөйли Светлана Кандалинцева.

ЦКППН коллективы чагыштырмача яшь һәм күпчелек хатын-кызларны тәшкил итә. Бригадалар грамоталы, белемле яшьләр белән тулыланып тора. Цехка бары тик җаваплы кешеләрне генә алалар, чөнки техника куркынычсызлыгы таләпләре югары булган объекттагы эшкә махсус якын килү кирәк.

– Хәзер безгә күпчелек яшьләр килә башлады, алар тормышыбызга яңалык кертә. Бергә эшли башлаган хезмәттәшләрем
лаеклы ялга киттеләр инде. Минем буын өлкәннәр өчен калды һәм яшьләрне өйрәтә. Бездә барысы да тату,  үзара ярдәмләшәләр, бу бик сөендерә, әлбәттә, - дип уртаклашты Светлана.

 

Хезмәтенә күрә хөрмәте

 

Светлана күп еллар дәвамында цехның хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкиле булып тора һәм, әйтергә кирәк, аны югары дәрәҗәдә алып бара. Бригадада ул тәҗрибәле белгеч санала, юкка гына өлкән оператор вазифасын башкармый. Аның кул астында 5 кеше. Хезмәттәшләре аның турында җылы сүзләр генә әйтә, ә җитәкчелеге хакында хөрмәт белән сөйлиләр.

 

Марат Вәлиев,

ЦКППН начальнигы:

–  Светлана Кандалинцеваны күптәннән беләм. Улы Илья  миндә «Ямашнефть» идарәсендә ДНС-1 дә оператор булып эшләде. Цехка килгәч, хезмәткә намуслы карашка һәм төпле булуга аны әнисе өйрәтүен аңладым. Илья да, Светлана да – үзләренең тырышлыклары, хезмәтсөючәнлекләре белән цехта ихтирам казанган хезмәткәрләр. Безнең коллективта шундый кешеләр булуына бик шатмын.

 

Елена Сәгыйдуллина,

товар операторы:

– Без Светлана белән 1998 елдан бирле эшлибез. Ярдәмчел кеше һәм искиткеч белгеч ул, аның белән бик тиз дуслаштык. Светлана – яхшы остаз да, кызлар һәм егетләр аңа тартыла, чөнки өлкән операторның киңәшләрен сүз белән генә биреп калмавын, эштә дә булышуын беләләр. Әгәр сорасаң, ул нефть, агрегатлар, эш нечкәлекләре турында озаклап сөйли ала. Кыскасы, үзенең тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша һәм яшьләр аны сеңдерүләре, эштә кулланулары өчен тырыша.

 

Мария Носова,

ООУ операторы:

– Светлана – ярдәмчел кеше. Аңа эш буенча да, шәхси сорау белән дә мөрәҗәгать итәргә була. Без 12 ел бергә эшлибез инде. Аны башкалардан мәгълүматны дөрес бирә, җиткерә белүе аерып тора. Эшкә урнашканда мин аның янына бара идем. Ул кайда нинди җайланма булуын, ничек эшләвен, нәрсә эшләргә кирәклеген һәм башкаларны күрсәтте. Бу җәһәттән безгә бик җиңел булды – аңлаешлы, ыгы-зыгысыз. Ул әле дә шундый.

Светлана Николаевна җаваплылык тоеп эшләүче оператор, уйланучан, эзләнүчән белгеч кенә түгел, җәмәгать эшләрендә дә нәшат катнашкан. Ул НГДУның үзендә уздырылган һөнәри осталык бәйгесендә даими катнашып җиңүләр яулаган, шулай ук «Татнефть» компаниясе дәрәҗәсендә дә уңышлы чыгыш ясаган.

 

Гаилә үрнәге

 

Көз көне Светлана үзенең юбилеен – 50 яшен билгеләп үтәчәк. Ул әле ике бала әнисе дә. Илья белән Юлия әниләре эзеннән китеп, тормышларын нефть тармагы белән бәйләгән. Язмабыз герое йортында бүген дә балалар тавышы яңгырап тора. Бу – аның биш оныгының шатлыклы авазлары.

Кайгыртучан әби калган буш вакытын үзенең яраткан шөгыленә - бакчасына багышлый. Күптән түгел дачаларны бизәү өчен кулланыла торган ротангтан
кашпо үрергә өйрәнгән. Әлеге пластик материалдан ипи, косметика салу
савытлары, кәрҗин-шкатулка һәм башкаларны үрергә була.

 

 

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса