Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алдылар

11 апрель – бөтен дөньяда фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне.

 Бу көн истәлекле чаралар, һәлак булганнарны искә алу, аларның истәлегенә табыну, фашизм корбаннары каберләренә һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу белән билгеләп үтелә. 


Әлеге уңайдан  Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» комплекслы үзәге хезмәткәрләре «концлагерьларда балигъ булмаган граждан» булган Маргарита Виктор кызы Апраксина белән очрашу оештырылган.

Маргарита Викторовна шул куркыныч көннәр һәм үз тормышы турында сөйләде. Очрашу ахырында белгеч Маргарита Викторовнага кечкенә бүләк тапшырды, - дип хәбәр итә "Опека" үзәге. 

 

Фото: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» комплекслы үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса