Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россия Кошларны саклау берлеге сыерчык оялары бәйгесе игълан итте

Май башында жюри өч номинациядә берәр эшне сайлап алачак.

Россия Кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясына XI интернет-конкурс үткәрә. Эшләр 1 майга кадәр сайтта кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Май башында жюри өч номинациядә берәр эшне сайлап алачак:

  • «Оптималь вариант» (кошларның барлык ихтыяҗларына һәм стандартларга җавап бирә торган);
  • «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы);
  • «Канатлы оя дустым» (кош оясында яки кошлар өчен башка ясалма урыннарда яши торган кош; соңгысы кадрда өлешчә булса да күренергә тиеш).

Җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Бәйгедә катнашучыларга электрон таныклыклар бирелә.

Фотода автор эше булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса