Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт коткаручылары язгы ташуга әзер

Дала Зәе елгасында су күтәрелү мониторингы көненә ике тапкыр алып барыла.

Урсалы күперендә (су басу буенча үзенчәлекле индикатор) яңа билгеләр шкаласы барлыкка килде. Әлмәт эзләү-коткару посты начальнигы сүзләренчә, борчылу өчен сәбәпләр юк. 2023 елда явым – төшем узган ел белән чагыштырганда 30% ка кимрәк, бозның калынлыгы уртача 5055 см тәшкил итә. Бердәнбер куркыныч фактор-кискен җылыну.

"Без апрельнең икенче декадасында су басуны көттек. Әмма һава шартлары буенча март ахырына су басу иң югары ноктасында булачак. Суның кискен күтәреләү күзәтелми",-дип хәбәр итте эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.

Әлмәт районында су басу белән хәл яхшы. Кечкенә җирле су басулар бар, аларда кешеләр үзләре гаепле булырга мөмкин. Кайбер урыннарда су үткәрү торбалары һәм дренаж каналлары чистартылмаган. Бу хәлгә эзләү-коткару посты начальнигы шундый бәя бирде.

"Шәһәр халкына мөрәҗәгать итәм. Эрегән суны үткәрү өчен торбаларны, дренажларны чистартырга, йорт янындагы карны чистартырга кирәк. Ялкауланмыйча, көрәк  алып, йорт яннарын чистартыгыз",-дип өндәде шәхси секторда яшәүчеләрне эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.

Көн саен коткаручылар Дала Зәе елгасында су дәрәҗәсен күзәтәләр. Әлегә  мондый үлчәүләр көненә ике тапкыр үткәрелә. Су кискен күтәрелсә, тикшерүләр саны артачак. Шулай ук су басу ихтималы булган йортларда яшәүчеләр белән профилактик эш алып барылачак, гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр язылган белешмәләр таратылачак.

Коткаручылар массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка зур сулы вәзгыять турында хәбәр итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса