Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 4 нче игезәкләр туу теркәлде

7 мартта Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә дүртенче игезәкнең тууы теркәлгән.

 Айдар Таһир улы һәм Алия Васильевна гаиләсендә икеләтә шатлык. Ике уллары тугач, гаилә күп балалы булды. Өйдә аларны Камилә апалары көтә. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре матур исемнәр  Дамир һәм Тамир дип кушканнар.


ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны тапшырдылар.
 

 

 

 

 

Фото: Әлмәт ЗАГС.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса