Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен артык чыгымнан котылу юлы турында сөйләделәр

Россиядә күп кенә йортларда коллектив антенна эшләвен дәвам итә, аның өчен абонент түләве килә.

 «Объясняем.рф» порталы квитанцияләрдән чыгымнарның кирәкмәгән юлларын ничек алып ташлау турында хәбәр итте.

Иң элек торак йортта яшәүчеләргә коллектив антеннага хезмәт күрсәтүчене ачыкларга кирәк. Мәгълүматны идарәче компаниядә яки Торак милекчеләре ширкәтендә алырга мөмкин. Аларның хезмәткәрләре шулай ук гаризаны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Фатир милекчесенә беренче эш итеп телерадиотапшырулар хезмәте күрсәткән өчен бурычны түләргә (әгәр ул булса), гаризаны рәсмиләштерергә,торакны антеннадан өзүче останы көтәргә кирәк.

Хезмәтне гамәлдән чыгарганнан соң икенче айдан түләүләр дә юкка чыгарга тиеш. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

«Әгәр сез Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Севастопольдә яшәсәгез, радионоктадан Россия Телерадиотапшырулар һәм хәбәр итү челтәре аша баш тартырга мөмкин. Хезмәтне гамәлдән чыгару түләүле була. Аның өчен теләсә кайсы банкта яки күпфункцияле үзәктә, офиста яки Россия Телерадиотапшырулар һәм хәбәр итү челтәре сайтыннан алынган квитанция белән почтада түләргә мөмкин», - дип өстәделәр порталның Телеграм-каналында.

Башка төбәкләрдә бу хезмәтне җирле оешмалар күрсәтә. Алар турындагы мәгълүматны шулай ук идарәче компания, Торак милекчеләре ширкәте яки исәпләү үзәге бирә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса