Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«…Хәсрәтләрен таратырга тәмәкесе бар микән?..»

Кемгәдер ярдәм кулы сузу, авыр вакытта бер йодрык булып берләшү безнең халыкка хас сыйфат.

Соңгы вакытта бераз тупаслана, мүкләнә башлаган «шәфкать», «миһербан», «солдат» кебек төшенчәләргә илдәге вакыйгалар җан кертте.

Солдат элек тә, хәзер дә хөрмәткә лаек. Хөрмәткә һәм ярдәмгә. Фән-техника, компьютерлаштыру, цифр-лаштыру дигән төшенчәләр янәшәсенә «кешелек» белән «җан җылысы» да бик кирәк булып чыкты. Һәм алар бүген гамәлдә чагыла.

Әйе, ярдәм бик кирәк. Ки-рәкнең очы-кырые күренми. Блиндажлар өчен шәмнәр, маскировка челтәрләре, токмач, тәмәке һәм башкалар... Элемтәгә чыга алганнары нәрсә кирәген үзләре хәбәр итәләр.

Елховой һәм Кәләй авылы хатын-кызлары кич утырып җылы оекбашлар бәйләсәләр, Чупай һәм Мәмәт авылы уңганнары өмә ясап токмач җәяләр, кисәләр. Ни генә әйтсәң дә, токмачлы аш туган өй җылысын искә төшерә. Кичүчатлылар исә маскировка челтәрләре бәйлиләр.

Әйе, әлеге сугыш күпләрне берләштерде. Кемнең улы, кемнең оныгы, кияве, ире...

- Безнең китәр балабыз, оныгыбыз юк бит. Шушындый авыр язмышны үз җилкәләрендә күтәрүчеләр алдында ничектер уңайсыз иде үземә. Шуннан соң, абыегыз белән сөйләштек тә, үземнең бер айлык пенсиямә шәһәрдән материал алып кайттык, - ди Кичүчат авылында яшәүче Зөбәрҗәт апа Садриева.

Тиешле төстәге материалдан инде бер челтәр әзерләгәннәр, тагын бер челтәрлек калды, ди ул.

Һәркем шулай үз өлешен кертергә тырыша. Кемдер матди яктан, кемдер хезмәте, хәләл көче белән.

 

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Фәния Ракит кызы Гәрәева һәм Әлфия Миргали кызы Котлыбаевалар авылдашлары - Кичүчат авылы егете Марат Шәрәфетдиновка посылка әзерләп җибәргәннәр. Егетнең әнисе Асия ханым аларга бик рәхмәтле.
 

Ярдәм кирәк. Көн саен, сәгать саен, минут саен кирәк ул ярдәм. Җан җылысына төрелгән, кирәклегеңне тоярга ярдәм итә торган, көч, рух ныклыгы бирә торган ярдәм.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса