Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә балаларны полиция Кыш бабае белән Кар кызы котлады

Яңа ел традициясенә инде 20 ел.

Әлмәт хокук сакчылары 20 елдан артык яңа ел традицияләрен үзгәртми. Полиция Кыш бабае белән Кар кызы быел янә балалар янына килделәр. Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре маршрут буенча берничә адрестан уздылар. Кышкы каникул ахырына кадәр аларга 200гә якын гаиләне әйләнеп чыгарга кирәк.

"Кызганычка каршы, безнең исемлек көн саен үсә. Хәзер бездә 196 гаилә профилактик исәптә тора, шул исәптән балигъ булмаганнар да", – ди балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Юрий Соболев.

Полиция капитаны Юрий Соболевка статистика белән уртаклашу өчен кыска вакытка образдан чыгарга туры килде. Хокук сакчылары сафында ул 9 ел. Пост хезмәтеннән башлый, аннары балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә күчә. Әлмәт полиция бүлегендә ул үзен атказанган Кыш бабай, дип шаярта.

Чын бабай һәм аның оныгы кебек, полиция хезмәткәрләре фатирлар буйлап йөриләр.  Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге карамагындагы балаларга да бәйрәм тойгысы бик кирәк.

Капитан Соболев белән бергә бәйрәм патруленә стажер Аделина Атакаева да китте. Полициядә ул беренче ай..

"Авыр хәлдә калган гаиләләргә бүләкләр бирә алабыз. Мин сөенәм һәм дулкынланам", - ди Аделина Атакаева.

Бер кичтә алар  3 гаиләдә кунакта булдылар. 10 гыйнварга кадәр Кыш бабай белән Кар Кызы үзләре карамагындагы барлык балаларга кунакка барырга тиеш. Бу яңа ел традициясе инде 20 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса