Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Гөлнара Миранованың юбилей кичәсе узды

Балалар церебраль параличы диагнозы куелган кыз бер бармак белән матур, җанлы, тылсымлы китаплар яза.

9 ноябрьдә «Иске Әлмәт» мәдәният йортында Россия язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхвәтуллин, әдәби, халыкара конкурслар һәм фестивальләр дипломанты Гөлнара Миранованың юбилей кичәсе булды. Аның казанышлары арасында  Владимир Маяковский, Сергей Еенин, Анна Ахматова, Иван Бунин медальләре һәм «Наследие» йолдызы да бар.

Тормышындагы авырлыкларга карамастан, ул һәрвакыт якты, игелекле  булып калырга көч таба. Бу Гөлнараның туганнары һәм якыннары ярдәме белән нәшер ителгән 9 басмада да күренә. Китап битләреннән ул әйләнә-тирә турында уйлары, фантазияләре һәм хыяллары белән уртаклаша. 

Гөлнара Миранованы юбилее белән котларга күп кунаклар килде. Әлмәт муниципаль районы советыаппараты җитәкчесе, Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Роза Әфләтунова үз чыгышында Әлмәтнең талантлы кешеләрне генә түгел, ачык күңеллеләрне дә берләштерүен ассызыклады.Туган көнен бәйрәм итүче Гөлнараны тасвирлап, ул аны тылсымчы дип атады, могҗизаларны үз хезмәте, осталыгы, игелеге белән башкаруын әйтте һәм аңа иҗади озын гомер, сәламәтлек һәм шатлык теләде.

«Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдинова «Рухият» фондының Гөлнара Миранованың беренче басмаларына катнашуына һәм уникаль язучыга ярдәм итү мөмкинлегенә чиксез шат булуын билгеләп үтте.

- Сезнең барлык әсәрләрегез дә укучылар йөрәгенә җитсен, аларны намуслы эшләргә җәлеп итсен, - дип ассызыклады ул.

Барлык чыгышларда да якташыбыз Гөлнара Миранованың ныклыгына, көченә хөрмәт һәм соклану сүзләре яңгырады.

Концерт номерлары – дәртле биюләр, шәһәр һәм районның вокаль, инструменталь коллективлары башкаруында җырлар-Гөлнара Миранова өчен иҗат кичәсенең бизәге  булды.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса