Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Штурвал артында утырган пилотның йөрәге тибүдән туктаган

Самолет ашыгыч рәвештә аэропортка төшкәндә булган әлеге вакыйга.

Омск аэропортында Новокузнецкидан Петербургка рейс ясаган самолет пилоты вафат булган, дип яза "Известия"гә сылтама белән Лента.ру.


«Икар» авиакомпаниясенең Россия пилоты Новокузнецк — Санкт-Петербург маршруты буенча рейс башкарган һава судносында вафат була. 

Бу вакыйга 18 сентябрь, якшәмбе көнне була. Очкыч командирының очыш вакытында кинәт хәле начарая. Лайнер белән идарә итү борттагы икенче пилотка тапшырыла, ул Омск аэропортына ашыгыч рәвештә төшә.

Очкыч төшкәч, табиблар килә, ләкин һава судносы командирының ул вакытта йөрәге тибүдән туктаган була инде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса