Әлмәттә 1000 нче бала тууы теркәлде
1 июльдә Әхмәтовлар гаиләсендә кызлары туа.
14 июльдә Әлмәттә ел башыннан бирле 1000 нче сабый тууы теркәлде. Бу хакта ЗАГС хәбәр итә.
1 июльдә Әхмәтовлар гаиләсендә кызлары туа, аңа Юлия исемен куштылар. Бу аларның гаиләсендә икенче бала. Кызның абыйсы бар.
ЗАГС белгечләре әти-әнине шатлыклы вакыйга белән котладылар һәм аларга сабый туу турында таныклык тапшырдылар.
Фото: ЗАГС идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа