Әлмәтнең яшь парлары никахларын ЗАГСта теркәү өчен матур дата сайлаган
Һәр яңа өйләнешкән пар ныклы гаилә төзергә омтыла һәм моның өчен матур дата сайларга тырыша.
12.02.2022 көнне Әлмәт ЗАГСында 10 парның никахы теркәлүен хәбәр итә ЗАГС хезмәткәрләре.
"Сезне өйләнешү көнегез белән котлыйбыз! Әлеге матур дата һәр яңа туган гаиләнең бәхетле талисманы булып, гаилә тормышыгызга матур мизгелләр генә китерсен иде", - диелә хәбәрдә.
Фото: Әлмәт ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа