Әлмәт волонтерларына шәхси йортта абыйсы белән яшәүче хезмәт ветераны Кәбирова Наилә Сабир кызы ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Наилә Сабир кызы 1937 елда туган, аның абыйсы - 1941 елда туган - инвалид. Бу гаиләгә ярдәм итәргә волонтерлар килде. Шулай итеп, алар йорт яны территориясен һәм ишегалдын кардан чистарттылар.
Наилә Сабир кызы коймак пешереп, аларны тәмле чәй белән сыйлады.
