Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт волонтерлары ветераннарга ярдәм итә

Волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән якыннан танышып аралаштылар, аларга бүләкләр тапшырдылар.

Әлмәт шәһәренең 23 мәктәбенең Җиңү волонтерларының мәктәп отряды
Яхина Фатыйма Яхин кызы янына бардылар. Ул 1924 елның 19 февралендә Минзәлә районында  туган. Быел аңа 98 яшь тула.

 Ветеран 17 яшендә фронтка китә. 1 һәм 2 Белоруссия фронтларында зенит гаскәрләрендә сугыша. Сугышка кадәр авыл китапханәсендә эшләгән.

Шулай ук "Игелекле Әлмәт" шәһәр штабы волонтерлары Сабирова Минисә Мифтах кызы янына бардылар. Сугыш башлану белән аны торф чыгарырга алалар, аннан авырый, өенә кайтып китә.
1943 елда фронтка китә. 1945 елның мартына кадәр сугыша. Аннан соң 1945 елның ноябренә кадәр Япон сугышында була.  1957 елдан сәүдә хезмәткәре дә, хисап хезмәткәре дә булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса