Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен XI игелек фестивале узды

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мондый бәйрәмнәр зур әһәмияткә ия, әмма, кызганычка каршы, барысы да аларга йөри алмый.

Ел саен «Татнефть» һәм Әлмәт районы җитәкчелеге ярдәме белән «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды һәр балага уңай эмоцияләр бүләк итәргә тырыша. Быел чара берьюлы ике мәйданчыкта узды.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптәгеләр тәрәзәләргә карадылар: анда Кыш бабай белән Кар кызы килгән иде. Берничә минут эчендә тылсымлы геройлар уннарча нәни тамашачыны җыйды, ә уку йорты каршындагы мәйдан бәйрәм залына әверелде.

Биредә балаларны мәктәп укучылары һәм «Игелекле Әлмәт» доброволецлар хәрәкәтен үстерү үзәге волонтерлары сәламләде. Балалар игътибарын Әлмәт музыка көллиятенең «Театралы» коллективының һәм «Легкие крылья» урам театрының  әкият персонажлары җәлеп итте. Кунаклар балалар өчен җырладылар, биеделәр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр, ә саубуллашканда баллы бүләкләр, медальләр, игелекле хатлар тапшырдылар.

Ә «Электрон» яшүсмерләр клубында бу вакытта аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар җыелды. Алар дөньяны башкача күрә, аларны кискен тавышлар куркыта. Әмма алар өчен дә бәйрәмнәр һәм ял итү мөһим. Бу социаль адаптациядә ярдәм итә, аларның әхлакый-эстетик күзаллауларын формалаштыра, ата – аналар һәм тьюторлар-шәхси остазлар-педагоглар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Игелек фестивалендә балалар башта костюмнар кигән аниматорларга бик сак карадылар. Тик соңрак, фото ясау һәм уйнау өчен персонажларга курыкмый якын килә башладылар. Кыш бабай белән Кар кызы да уңай эмоцияләр уятты, алар һәр балага бүләкләр тапшырдылар. Ә бәйрәм көненең ахырында мастер-класслар булды.

«Татнефть» грант ярдәме белән «Игелек бүләк ит» фонды шахмат такталары, парталар, урындыклар сатып алды һәм шахмат уены өчен сыйныф оештырды.

Моннан тыш, нәниләр Р.Төхвәтуллин исемендәге 8-нче номерлы балалар китапханәсе һәм «Электрон» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре белән берлектә кәгазьдән кар бөртекләре ясап, Яңа Ел кәефе тудырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса