Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тыныч тормыш батырлары

Инвалид - ул психология, ул яшәү рәвеше. Ул – тәннең бер өлеше булмау түгел, ә рухи көчсезлек.

Инвалидлар арасында тормышны яратулары, гаҗәеп кыюлыклары белән шаккатырган кешеләр аз түгел.
Паралимпиячеләр - инва-лид булуның кешегә үз максатларына таба барырга комачауламавына ачык мисал. 1960 елда Римда беренче тапкыр Халыкара инвалидлар ярышлары үткәрелә. Аларга 23 илдән 400 инвалид спортчы килә.
1972 елда Торонтода үткән ярышларда 44 илдән меңнән артык инвалид катнаша. Бу хокук коляскалы инвалидларга гына бирелә, ә 1976 елдан аларга башка спортчылар - күрү буенча инвалидлар һәм аяк-куллары ампутацияләнгән кешеләр дә кушыла.
1988 елда Сеулда инвалид спортчылар спорт корыл-маларына керү хокукына ия була һәм ярышлар һәр дүрт ел саен даими рәвештә сәламәт олимпиячеләр ярышкан ареналарда үткә-релә башлый.
2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннары спортчыларның җиңүгә булган көчле ихтыяры белән генә түгел, ә гомуми команда зачетында 30 алтын медальгә ия булып беренче урынны алган россиялеләрнең искиткеч триумфы белән дә хәтердә калды. Россиялеләр берь-юлы 80 медальне үз Вата-ныбызда калдыра алды - бу кышкы уеннарның яңа рекорды булды. Биатлон һәм чаңгы ярышларында өчәр җиңү яулап, бер Пара-лимпиадада алты алтын медаль алуга ирешкән Роман Петушков ярышларда иң көчле спортчыларның берсе булды. Киеренке көрәштә алган медальләр тормышта фаҗига килеп чыккан очракта да өметне өзәргә ярамавын дәлилли.
Алар - тыныч тормыш батырлары. Физик мөм-кинлекләре чикле булу аркасында гына алар үзләрен башкалардан ким хис итәргә теләмиләр. Сайтлар ачалар, фикер-дәшләр эзлиләр, китап язалар, биюләр белән шөгыльләнәләр, ярышлар үткәрәләр, хәтта инвалид коляскаларында да тау түбәләренә менәләр, аяклары булмаган ки-леш йөзү ярышлары оештыралар.
Инвалид – ул куллары яки аяклары булмаган кеше түгел. Физик яки рухи ярасына карап зар елаучы, зыян күрүче буларак, үзен кызганганнарын көтеп торучы – менә кем ул инвалид.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса