Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә янгын-коткару спорты буенча ярышлар узды

Ярышларда Әлмәт һәм Әлмәт районнары мәктәпләреннән яшь янгын сүндерүчеләр катнашты.

Әлмәттә 23 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары командалары арасында янгын-коткару спорты буенча ярышлар узды. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар дүрт этапта узды-болар  утны сүндерү, киртәләр аша узу һәм бүрәнәдән йөгерү, противогаз белән йөгерү һәм штурм баскычыннан уку башнясы тәрәзәсенә менү.

Ярышларда биш команда катнашты. Катнашучылар  барлык каршылыклар полосаларын уздылар.


Иң тизе Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбе яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы командасы булды, әлеге команда  инде өченче тапкыр рәттән беренче урынны алып тора.

Икенче урында-25 нче мәктәп, өченчедә-12 нче мәктәп булды.

Җиңүчеләрне истәлекле призлар һәм грамоталар белән бүләкләделәр, ә беренче урынны алган командага күчмә кубок  тапшырдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса