Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә прокуратура таләбе буенча шарлавыклы буаларда этләрне тотканнар

Хуҗасыз  хайваннарны приютларга урнаштырганнар.

Әлмәт прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чараларыннан хуҗасыз хайваннарны тоту  өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәрләр буенча тикшерү үткәрде. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүчеләр Белоглазов урамындагы шарлавыклы буаларда балалар мәйданчыгында йортсыз этләр турында хәбәр итәләр.

Башкарма комитет җитәкчесе адресына ачыкланган закон бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.

Ведомство ярдәменнән соң, хокук бозуларны бетергәннәр – сукбай хайваннарны тотканнар һәм тиешле приютларга урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса