Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мөслимә Мостафина: Пенсиядә дә тормыш матур, тормыш кайный, без дә шул казанда кайныйбыз

...

Мин үзем Кичүчат авылында туып-үстем. Әниебез без өч баланы ялгыз үстерде.

Кечкенәдән ятим булу сәбәпле, тормыш авыр булгандыр инде, мин белә-белгәннән бирле ул безгә: «Укыгыз, яхшы укыгыз, укымасагыз, фермада эшләрсез», - дип тукып килде.

Шул сәбәпледерме, белемгә омтылышым көчле булгангамы, башта техникум, аннары югары уку йорты тәмамлап, шәһәр тормышына кереп киттем.

Тормыш иптәшем Әмирҗан белән Әлмәттә, шәһәр кешеләре булып хәтсез еллар яшәгәч, 90 нчы елларда минем туган авылда йорт салырга ниятләдек. Тумышы белән Сарман районыннан булса да, Әмирҗан Кичүчатны бик яратты. Эшләве дә «Елховнефть» идарәсенең Кичү бүлегендә булгач, безнең яклар якын булгандыр инде.

Бүгенге көндә без, 2 пенсионер, авылга кайтып, үзебез салган йортта, авыл кешеләренә әйләнеп, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, әби белән бабай булып, тормышның ямен, тәмен белеп яшибез. Өйдә генә утырмыйбыз, кайда да булса барып, сәяхәт итеп, дөнья күреп кайтырга тырышабыз (Биләр, Болгар, Казан, Уфа һ.б.).

Әмирҗан күп еллар архивларда документлар җыеп, шәҗәрәләр ясады. Бик музыкаль кеше, сәнгатьне, мәдәниятне ярата. Җырлар яза, гитарада уйный, җырлый. Музыкаль фестивальләрдә катнашып, бик күп тапкыр лауреат исеменә лаек булды. Быел дөньякүләм «онлайн Сабантуй»да катнашты. Шулай ук ул ветераннар хорында да җырлый. «Елховнефть» идарәсенең пенсионерлар өчен уздыра торган спорт ярышларында катнаша.

Авыл баласы булуым беләндер инде, мин үзем җиргә якынрак кеше. Чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәм. Өебездә 40 тан артык төрле гөл үсә. Бигрәк тә ят гөлләрне үстерергә яратам: дихондра, пасифлора, олеандр, юка, лимон, гранат һ.б.

Бакчабызда 50 дән артык төрле күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар үсә, шулай ук дару үләннәре дә күп. Кыш көннәрендә кул эшләре: чигү, тегү белән мәшгуль.

Пенсиядә тормыш гел икенче яктан ачыла икән. Дөньяның матурлыгын күреп, хозурланып яшисең. Пандемия булганчы чит илләргә дә чыгып керә идек. Төркиядә бик якын дусларыбыз бар. Аларның әби-бабалары Сарабиккол авылыннан күчеп киткән кешеләр. Соңгы вакытта телефон аша гына аралашырга туры килә. Санкт-Петербургның «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары белән дә хәбәрләшеп яшибез. Андагы ике дин кардәшебезнең Аксубай районындагы туганнарын эзләп табып, аларны аралаштырдык.

Мөслимә Мостафина Кичүчат авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса