Реклама
Тормыш - яшәеш
Әлмәт районы авылларының берсендә котыру авыруы буенча карантинны бетерделәр
Тиешле указга Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Әлмәт районының Сөләй авыл җирлеге территориясендә терлекләр котыру авырулы булганга, иминлек сәбәпле урнаштырылган карантинны бетерү турында билгеле булды.
Зарарланган хайваннарны юк иткәннән соң 60 календарь көн узды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 22 июнендә Урсалабаш авылында терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа