Реклама
Тормыш - яшәеш
Биргәннең битенә карама
Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга 10 мең сум һәм хәрби хезмәткәрләргә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә 15 әр мең сум түләргә тәкъдим итте.
Пандемиянең икенче һәм өченче дулкыннары аркасында инфляция көтелгәннән бераз югарырак үскән, дип бәялиләр. Бәяләр арту, әлбәттә, беренче чиратта пенсионерларның кесәсенә суга. Шул сәбәпле Президент Указы нигезендә сентябрь аеннан төрле категория пенсионерларга ярдәм күрсәтеләчәк.
Шәһәр һәм район халкы бу хакта үзләре ни уйлый икән? Әйдәгез, аларның фикерләренә күз салыйк.
Айрат Әхмәтшин - эшләүче пенсионер:
- Биргәч, рәхмәт инде. Эшләүче пенсионерларга бирүләре тагын да уңай күренеш. Аның ни өчен бирелгәнен барыбыз да аңлый инде. Олыгайгач, сәламәтлекне ныгытырга кирәк бит.
Лидия Старшинина - пенсионер:
- Шәхсән мин бик уңай карыйм. Сүз дә юк, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр йөри. Моны төрле яклап карарга, төрлечә бәяләргә мөмкин. Монда бит бер эшләми торган пенсионерларга гына түгел, төрле катлам каралган. Алга таба пенсияләрне һәм акчалата түләүләрне индексацияләү белән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күтәрәбез дигәннәрен дә үтәсәләр яхшы булыр иде. Биргәнгә рәхмәтле булырга кирәк.
Гөлнур Фәрхетдинова - пенсионер:
- Әле бит кулга кермәде. Бирсеннәр генә, акчага урын табыла. Биргәннең битенә карама, ди бит халык. Теге сайлаулар узгач пенсия яшен арттырып куйганнар иде, бәлки менә бу сайлаудан соң пенсия яшен киметерләр. Акча бирүләре әйбәт инде анысы. Тик менә авыр хезмәттә эшләп пенсиягә китүчеләрнең пенсияләрен арттырсалар гел яхшы булыр иде. 8-9 мең генә алучылар да бар бит.
Гөлфия Бикмучева - эшләүче пенсионер:
- Биргәч, рәхмәт кенә. Бирмәсәләр, тартып алып булмый. Кеше төрлечә сөйли инде, фикерләре төрле. Тик бер кеше дә биргәннән баш тартмый.
Рөстәм Бикмучев - хәрби венсионер:
- Әйбәт булыр безгә. Ике-безгә 25 мең бит әле ул. Менә мунчаны яңарта идек. Балаларга да өлеш чыгар. Бирмәсәләр дә бер сүз әйтеп булмый. Сүз әйтсәң дә, сүз булып калудан узмый.
Гөлүсә Вәлимөхәммәтова - эшләүче пенсионер:
- Балаларга биргән чагында «бу Путинның әнисе юк микәнни» дия идек. Балалар белән пенсионерлар иң нык якланмаган катлау бит инде. Миңа ошый. Биргәч, рәхмәт. Туганнарым да бик шатланып кабул итте. Кемдер сайлау алдыннан бирәләр дип сөйләсә дә, аңа карап кына сайлау узмый калмый. Сөйләсәң- сөйләмәсәң дә сайлыйлар.
Менә шулай, җәмәгать. Бирү - тартып алу түгел бит.
Рәфкать Шаһиев әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа