Дала Зәе елгасы аша вакытлыча күпер төзелеше ахырына якынлаша
Моны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов турыдан-туры эфирда хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, металл конструкция инде төзелгән. Ул берничә сезонны үтәргә һәм ташкыннарга түзәргә сәләтле. Хәзер күпергә 28 000 куб метр грунт кайтарылган, вак таш китерелә, ә якын арада 250 тонна асфальт китерү планлаштырыла. Юл өслеге әзер булгач, күпер файдалануга тапшырылачак.
Төп күпер өстендә эшне 2022 ел башында башлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа