Әлмәттә Дала Зәе елгасы аша вакытлыча күпер ачу вакыты билгеле булды
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда үзенең аккаунтында туры эфир вакытында Дала Зәе аша ябык күперне алыштыру этаплары турында хәбәр итте.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, күпер-катлаулы техник корылма, куркынычсызлык мәсьәләләрендә җитди якын килергә кирәк. Күпер ике елга төзелә һәм, димәк, ике язгы ташуны кичерергә тиеш.
Хәзер урында авыр техника, 13 берәмлек КамАЗ эшли. Елганың уң яры буенча вакытлы юл сибелә, моның өчен 5,5 мең куб грунт кайтарылган. Сул якта урманны чүп-чардан чистарттылар һәм тиздән уңдырышлы катламын салдырачаклар. Субайлар әзер инде. Әмма яшел үсентеләр кисүгә бәйле килешү күп вакыт алырга мөмкин. Шулай ук күпернең фундаментын монтажлау да зур процесс булып тора.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре 20 июльгә төгәлләнәчәк, ачылу датасы 1 августка кадәр дә сузылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа