Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә шәхси секторда һәм якын-тирә авылларда кайчан интернет булачагы турында сөйләделәр

Әлмәт районы башлыгы белән турыдан-туры эфирда «Таттелеком»ның  Әлмәт филиалы начальнигы Артем Надин катнашкан иде.

Ул Әлмәт районында якын арада авыл җирлегендә югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте.


«Узган ел март-апрель айларында күпләр интернет тизлеге җитмәүне сизде. Ерактан торып эшләү өстәмә ресурслар таләп итте,  бакыр линияләре, кызганычка каршы,бүгенге көндә кулланучы таләп иткән контентка туры килмиләр. Бакыр линияләре ассиметрик сигналга ия, алар интернеттан файдалануны катлауландыра», - дип билгеләп үтте ул.


«Джипон» системасы - оптик җепселле челтәр, ул абонентның өенә өстәмә җайланмалардан, приборлардан башка керә. Тышкы күренешләргә дучар ителми - һава шартлары аркасында бозылмый һәм мондый системаның тизлеге секундына 1 ГБ. Узган ел шундый система 4 торак пунктта төзелде: Түбән Мактамада, Кәләй станциясендә, Урсала микрорайонында, Колшәрип авылында. Интернеттан тыш, тоташтырылган җайланмаларның саны чикләнмичә, кабельле ТВ белән кулланырга мөмкин. Быел әлеге технологияне райондагы 10 мең йортта Рус Акташында, Дуслык,  Урсала микрорайоннарында, Түбән Мактамада һәм шәһәр үзәгендә гамәлгә кертү планлаштырыла. 


Киләсе елда тагын 13 мең йорт хуҗалыгында югары тизлекле интернет эшли башлаячак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса