Әлмәттә куркыныч антисептик табылды
Сатучыны Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ачыклаган.
Әлмәттә сәүдә мәйданчыкларының берсендә 98 антисептик флаконы табып алынган. Продукция ялган булып чыккан. Сатучыны Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ачыклаган.
100 миллилитрлы антисептик флаконнарын шәһәрнең бер сәүдә мәйданчыгында сатуга чыгарганнар. Препарат 95% ка этанолдан торган. Инспекция белгечләре полиция белән берлектә 98 флакон алган.
«Әлеге препарат көчле агулы матдәләр исемлегенә кертелгән, чөнки андагы органик агу кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч», – дип аңлата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Наталья Васенькина.
4 ай эчендә Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәттә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү буенча 67 чара үткәргән.
Легаль булмаган сату турында 33-67-13 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа