Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Армиядә хезмәт итәргә теләмәгән әлмәтле хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 19 яшьлек армиядән качып йөрүче әлмәтлегә  карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд яшь кешене Россия Федерациясе Җинаять кодексында каралган җинаять кылуда  гаепле дип тапкан. Узган елның 15 апреленнән 31 декабренә кадәр ул даими рәвештә җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга килмәгән.

Реклама

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны дәүләт кеременә 15 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тарткан. Хөкем карары законлы көченә кергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса