Берләшкән металлургия компаниясе («ОМК» АҖ, Мәскәү шәһәре) Татарстан республикасында үзе идарә итә торган “Әлмәт торба заводы”ын үзгәртеп кору процедурасына кереште.
Шуңа бәйле рәвештә бу елның 2 кварталында Берләшкән металлургия компаниясе үз эшчәнлеген юридик зат буларак туктатачак, аның җитештерү куәтләре, клиентлар, партнерлар һәм хезмәткәрләр алдында хокуклары һәм бурычлары тулысынча Выкса металлургия заводына күчәчәк, ә Әлмәттә бу заводның филиалы булдырылачак.
Фото: Әлмәт торба заводы