Әлмәттә Татарстан республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турындагы мәсьәлә буенча “кайнар линия” оештырылды.
Дәүләт советы президиумының күчмә утырышына әзерлек кысаларында “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республикадагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 2 февралендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турындагы мәсьәлә буенча “Хатын-кыз игътибары” “кайнар линия”се үткәрә.
“Кайнар линия” Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты бинасында уза. (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61).
236-00-71, 89393453750 номерларына шалтыратырга мөмкин.