Әлмәт эзтабарлары Бөек Ватан сугышы чоры самолетын таптылар
Тормыш - яшәеш

Әлмәт эзтабарлары Бөек Ватан сугышы чоры самолетын таптылар

«Татнефть-Поиск» төркеме Ленинград өлкәсендәге сазлыклардан Бөек Ватан сугышы чорындагы самолетны тапты.

Эзтабарлар 1941 ел ахырында сазлыкка мәҗбүри утырырга мәҗбүр булган совет бомбардировщигы ПЕ-2 фрагментларын таптылар. Табылган техномерлар ярдәмендә хәзер экипажның язмышы ачыклана.


Самолет ватыклары Казанга кайтарылган һәм алар «Татарстан канатлары» проектында кулланылачак.