37 яшьлек абыйсы 11 яшьлек туганын көчләгән
Алай гына да түгел, бу коточкыч вәхшилекне казанлы кәрәзле телефонына төшергән.
Абыйсының гаиләсе белән яшәүче ир-ат аларның 11 яшьлек кызлары белән өйдә ялгызы гына калган булган. Бу хәлдән соң ул туганнарыннан күчеп киткән һәм кызга кәрәзле телефонга төшергән фотоларны җибәргән. Әгәр кыз көчләү турында сөйләсә, фотоларны таратырга вәгъдә иткән. Баланың үз-үзен тотышына аптырашта калган әти-әни аның сәбәбен ачыклагач хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Ир-ат элек тә көчләү маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул кызны көчләве турындагы гаепләүне танымаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа