Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

15 елдан соң Татарстанда үтерүчене тотканнар

Җинаять булган урында калган бармак эзләре икенче бер җинаятьнеке белән туры килгән.

Питрәч районы суды 52 яшьлек Ленинград өлкәсе кешесен хөкем итәчәк. Ул 15 ел элек кылган үтерештә гаепләнә.

2001 елда ул танышы белән М-7 трассасыннан ерак түгел урман буенда кәеф-сафа корган. Эчеп алган танышлар арасында бәхәс-сугыш башлана. Гаепләнүче иптәшен каты кыйный, башына агач күсәк белән суга. Зыян күрүче җан биргәч, аны яфрак белән күмә һәм республикадан чыгып кача.

Җинаятьне быелның февралендә генә ачыклыйлар. Аның бармак эзләре икенче бер җинаятьнекенә туры килә. 2001 елда ул Кострома өлкәсендә кеше үтергән өчен 8 елга хөкем ителгән була.

Ир-ат үз гаебен таныган, аның эше судка тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса