14 яшендә җинаятьчегә әйләнгән
Тормыш - яшәеш

14 яшендә җинаятьчегә әйләнгән

14 яшьлек үсмер исерек килеш ТР Мәгариф министрлыгы машинасын куып алып киткән.

Бу хәл Казанда була. 31 март көнне кичке тугызлар тирәсендә үсмер Вознесенское бистәсендә туктап торган ГАЗ йөк машинасына утырып китә. Аны 600 метр үтүгә полицейскийлар туктата. Фаразларга караганда, 24 яшьлек шофер әлеге үсмернең туганы булып чыга. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.