Ләйлә Фазлыева социаль ярдәм учреждениеләрендә Covid-19 таралуына юл куймаска кушты
Торак – коммуналь хуҗалык

Ләйлә Фазлыева социаль ярдәм учреждениеләрендә Covid-19 таралуына юл куймаска кушты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева  коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы әгъзаларына социаль ярдәм учреждениеләрендә Covid-19 таралуына юл куймаска кушты.

 

Ул шулай ук әлеге учреждениеләрнең даими контрольдә булуы зарур, дип ассызыклап үтте. 

Премьер-министр 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәнең минималь булырга тиешлегенә басым ясады. Барлык учреждение хезмәткәрләре саклык чаралары күрергә тиеш.

«Мин бу мәсьәләгә зур игътибар бирүегезне сорыйм», – дип нәтиҗә ясады ТР вице-премьеры.

Татар-информ