Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә идарәче компаниягә халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә хокук бозулар өчен штраф салганнар

Оешма авария-диспетчерлык хезмәтенең тиешенчә эшләмәве өчен 125 мең сум күләмендә штраф алган.

Әлмәт идарәче компанияләренең берсен май аенда икенче тапкыр административ җаваплылыкка тарттылар.

Белоглазов урамындагы 149нчы һәм М.Җәлил урамындагы 47нче йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре тикшерү өчен сәбәп булды. Халык сүзләренчә, аларның төзексезлекләрне бетерүгә гаризалары теркәлмәгән, җавапсыз калган яки өлешчә генә үтәлгән.

Исегезгә төшерәбез, авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итәргә һәм теркәргә, аларның үтәлеш вакытларын контрольдә тотарга һәм авария хәлләренә оператив рәвештә җавап бирергә тиеш. Нормативлар буенча диспетчер шалтыратуга биш минут эчендә җавап бирергә яки гариза бирүчегә ун минуттан да соңга калмыйча шалтыратырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса