Җәйге чорда Әлмәт районы Мәмәт мәктәбе котельные яңартылачак
Авылларга игътибар күрсәтеп, теге яки бу социаль объектны ремонтларга керешүләре шушы торак пунктларда яшәүчеләр өчен аеруча зур куаныч.
Җәйге чорда Мәмәт мәктәбе котельныеның яңартылачагы турындагы хәбәр дә авыл кешеләре тарафыннан мөһим һәм көтеп алынган вакыйга буларак кабул ителде. Котельныйны ремонтлау республика программасы кысаларында искергән җиһазларны заманча һәм нәтиҗәлеләренә алыштыруны үз эченә алган масштаблы модернизация кысаларында башкарылачак. Котельныйны модернизацияләү казаннарны, насосларны, торбаүткәргечләрне, төтенлекне, электр белән тәэмин итү системаларын һәм автоматиканы алыштыруны күздә тота. Әлеге эшләрнең подрядчысы - «Светсервис» МУП. Ремонтка җылыту сезоны тәмамлану белән үк керешәчәкләр. Барлык эшләр исә агымдагы елның 1 июненә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда әлеге программа буенча Тихоновка мәктәбе котельныена капиталь ремонт ясалган иде. Төзү-төзекләндерү эшләре тиз һәм сыйфатлы башкарылыр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia